ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Татарстан чиге һәм торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү турында сөйләде

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан чиге һәм Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Киңлекләр белешмәләре фонды белән берлектә республика чикләрен билгеләү өчен кирәкле төп документларның кайберләре эшләнгән. Татарстан, Удмурт Республикасы, Башкортостан, Оренбург һәм Самара өлкәләре арасындагы чикләрнең төп нокталары координаталары билгеләнгән. Материаллар шушы субъектларга килештер өчен җибәрелгән. Моннан тыш, Татарстан белән Оренбург өлкәсе арасындагы чикләрне билгеләү турындагы килешү проектының 2 варианты эшләнгән.

Удмурт Республикасының эшләрне башкаручылары белән чикләр вариантларын алмашуның икенче раунды уздырылган.

Бу субъектлар белән чикләр проектлары тәмамлану стадиясендә. Татарстан белән Ульяновск һәм Киров өлкәләре чикләре проектлары әзерләнгән. Материаллар күрше субъектларга карау өчен җибәрелгән.  

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә, Марий Эл һәм Башкортостан республикаларында бүгенгә чикләрне билгеләү эшен башкаручы зат билгеләнмәгән, шуңа күрә Татарстан Республикасы Киңлекләр белешмәләре фонды бу эшләрне башкара.

Бүген Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында 3119 (24%) торак пунктыннан 720сенең чикләре турында белешмәләр урнаштырылган. 913 муниципаль берәмлектән 185 составына керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. 327 җирлекнең генераль планнары төрле башкаручыларда эш дәверендә.  Шулай итеп, 401 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә кирәк булачак. Министр искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча 2019 елның 29 августында муниципаль берәмлекләр башлыкларына генераль планнарны эшләүгә техник биремнәрне килештерүне тәэмин итү  тәкъдим ителгән.  

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, элеккегечә үк торак пунктлары генераль планнары эшләнгән һәм расланган, әмма БДКРна кертмәү очраклары бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International