Фонд республика чикләрен билгеләү эшен дәвам иттерә

2020 елның 2 октябре, җомга

Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы делегацияләре уртак чикнең проблемалы участокларының берсендә очраштылар.

Татарстанның Яшел Үзән районы һәм Марий Эл республикасының Волжск шәһәре чикләре участогы күп халыклы һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында кадастр участоклары бер берсенә салынган.

Очрашу барышында яклар булган картографик материалларны һәм җирлектәге килеп чыккан хәлне карау нигезендә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүгә билгеле алымнар кулланырга килештеләр. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итүнең төп принцибы, барыннан да элек, халык мәнфәгатьләре һәм РФ субъектларының мәйданнары балансын саклап калу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International