Фонд Саба районы авыл җирлекләре өчен шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшли

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУда Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләрен җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләре проектларын карадылар. Саба районы башкарма комитеты вәкилләре катнашында узган киңәшмәне фонд директоры Руслан Комаров үткәрде.

Катнашучылар Фонд тарафыннан эшләнгән Саба районы авыл җирлекләре, шул исәптән Байлар Сабасы штп 19 җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәнең максаты авыл җирлекләренең территориаль зоналары чикләрен расланган генераль планнар нигезендә, район тәкъдимнәрен исәпкә алып килештерү иде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Фонд тарафыннан эшләнелә торган җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре буенча барлык бәхәсле мәсьәләләр хәл ителде һәм якын арада халык алдында тыңлаулар игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International