Таһир Хөснетдинов республика районнары вәкилләре белән атналык киңәшмә үткәрде

2020 елның 27 ноябре, җомга

Шәһәр төзелеше документларының торышы турында Зәй, Азнакай, Аксубай һәм Әлки районнары башкарма комитеты вәкилләре хәбәр итте. «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ проектларын әзерләү бүлеге җитәкчесе Әскәр Галиев сүзләренчә, Зәй һәм Азнакай районнарында территориаль зоналар чикләрен бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кую ситуациясе яхшы. Ә Аксубай һәм Әлки районнарында потенциаль инвесторлар эзләү буенча эш дәвам итә.

Киңәшмәгә «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы пространство белешмәләре инфраструктурасы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Малинин чакырылган иде, ул катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Җирле үзидарә органнарының кадастр исәбенә алу органнары белән хезмәттәшлеге, мөрәҗәгатьләрне карау сроклары һәм тәртибе, җибәрелә торган документларны формалаштыруның техник үзенчәлекләре төп сораулар булды. Аның сүзләренчә, бердәм дәүләт реестрына территориаль зоналар һәм торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм кертү 15 эш көне дәвамында башкарыла. Мәгълүматлар кертелгәнме-юкмы икәнлеген сылтама буенча тикшерергә мөмкин https://kadastr.tatarstan.ru/svedeniya_o_granicah.html.

Кертү тәртибе ТР муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшләгәндә (корректировкалау) һәм раслаганда ТР җирле үзидарә органнарының пространство белешмәләре фонды тарафыннан эшләнгән гамәлләр тәртибе турындагы методик рекомендацияләрдә җентекләп тасвирланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International