ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында чикләрне билгеләү буенча киңәшмә узды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

     Биредә Татарстан Республикасының торак пунктлары һәм муниципаль берәмлекләрнең территориаль зоналары чикләре буенча сораулар күтәрелде.

     Киңәшмә министр Фәнил Аглиуллин, министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе киңәшчеләре Валерий Васильев һәм Владимир Козонков катнашында үтте.

     Очрашуда торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга, ТР муниципаль берәмлекләрендә территорияне планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларын булдыруга комачау итүче проблемалы сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International