Татарстан һәм Киров өлкәсе тәүге тапкыр җир аша кишәрлекләр мәсьәләсен күтәрде

2021 елның 8 июне, сишәмбе

     “ТР Прстранство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, хокукый тәэмин итү һәм стандартлар эшләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Яковлева эш визиты белән Киров өлкәсенең Росреестр идарәсендә булдылар. 

     Очрашуда шулай ук Киров өлкәсенең милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Татьяна Поготовко, Киров өлкәсе буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Виталий Русинов һәм регионның Кадастр палатасы вәкилләре дә катнашты.

     Киңәшмә барышында катнашучылар Татарстан белән Киров өлкәсе чикләрен билгеләүдә туган сорауларны күтәрде. Биредә 8 бәхәсле участок табылган иде, шуларның шактый өлеше сөйләшүләр барышында хәл ителде. Тагын ике участок буенча “ТР ПБФ” ДБУ өстәмә документлар әзерләп бирәчәк. Киров өлкәсе территориясендә Кукмара һәм Балтач районнарының җир аша кишәрлекләре булу мәсьәләсе дә күтәрелде.

     – Кировтагы коллегалар белән беренче тапкыр барлык бәхәсле җир аша кишәрлекләре үзенчәлекләрен уртага салып сөйләштек. Төгәл карар кабул ителмәде, әмма ике якның позицияләре билгеләнде. Әлеге участоклар буенча максатчан сөйләшүләрне дәвам иттереп, ике як өчен дә кулай булган карарлар вариантларын уйларга килештек, – дип сөйләде киңәшмә нәтиҗәләре турында  геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International