Татарстан белән Марий Эл чикләрен ике як килешүе буенча гына үзгәртеп булмаячак

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Марий Эл Республикаларының административ чикләрен билгеләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Очрашу Марий Эл соравы буенча оештырылды. Биредә Марий Эл Республикасының төзелеш министры урынбасары Константин Хижняк, Росреестр һәм Волжск шәһәре администрациясе хезмәткәрләре катнашты. Татарстаннан киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Руслан Комаров, “ТР ПБФ” ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Татарстанның Росреестр, Кадастр палатасы, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре булды.

Татарстанның Яшел Үзән районы белән Марий Эл Республикасының Волжск шәһәре чигендә яшәүчеләр саны зур, шул ук вакытта бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында кадастр участокларының бер-берсенә керү очраклары бик күп. Әлеге проблема Волжск шәһәре җир участокларының Яшел Үзән урман хуҗалыгы территориясенә керүе белән катлаулана.

Халык мәнфәгатьләрен яклап, РФ субъектлары мәйданын саклап калу кирәклеген истә тотып, әлеге мәсьәләне ике регион да уртага салып сөйләште. Нәтиҗәдә, ТР Яшел Үзән урман хуҗалыгы чиген күчереп, Волжск шәһәренең җир участокларын Марий Эл Республикасына калдырырга булдылар. Әмма чикләрне үзгәртү өчен ике Республиканың һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының килешүе генә җитми булып чыкты. Махсус хокукый документлар булмавы һәм протокол таләпләрен үтәү сәбәпле,  киңәшмәдә консультация артыннан РФ Росреестрының Үзәк аппаратына мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.

Әлеге Республикаларның чикләре буенча башка проблемалар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International