Картографик материалларны рәсмиләштерү буенча Методик киңәшләр расланды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 11.09.2021 1805-р карары белән Татарстанның дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан чыгарылган норматив-хокукый актлар проектларына кушымта булып торган картографик материалларны рәсмиләштерү буенча Методик киңәшләрне раслады.

Әлеге методик киңәшләр территорияләр, зоналар һәм башка объектлар чиген  координаталар һәм (яки) график сурәт рәвешендә бирелгән картографик кушымталар булган барлык Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларына кагыла.

Расланган Методик киңәшләр карталарда (схемаларда) күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International