Министрлыкта Киров өлкәсе белән чик билгеләү мәсьәләсе каралды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Киров өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм инвестицион сәясәт министрлыгы белән ике төбәк арасында чикне билгеләү эшләрен карап чыгу өчен телемост оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасындагы чикнең озынлыгы 255 км тәшкил итә. Биредә 57 проблемалы участок табылган иде, хәзерге вакытта Кукмор шәһәре янындагы бер чик фрагменты буенча сорау ачык кала. Августның икенче яртысында Киров өлкәсендә эш төркеме утырышы планлаштырыла, анда әлеге фрагмент буенча мөмкин булган тәкъдимнәр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International