Удмуртия Республикасы белән чикне билгеләү эшләре дәвам итә

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме киңәшмәсе узды.

Очрашуда Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, аның урынбасары Максим Рогожкин, җир категорияләрен үзгәртү һәм торак пункт чикләренә җир кишәрлекләрен кертү бүлеге җитәкчесе Алмаз Мөбәрәков, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, дәүләт урман рееестр, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйльманшин, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнаштылар.

Җитәкчеләр Әгерҗе районының чик аша узган ике урман кишәрлекләре белән алмашыну вариантларын карап чыктылар, шулай ук Удмуртия Республикасының эш төркеме вәкилләре белән очрашуны планлаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International