Фонд вәкилләре Әлмәттә районның шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов, җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев һәм проектлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Мария Потапова белән берлектә, эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районы Администрациясенә барып кайттылар.

Әлмәт районының Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, Җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге Комитеты вәкилләре белән очрашуда районның шәһәр төзелеше документларын эшләп чыгару буенча агымдагы сораулар каралып, алга таба эш планы билгеләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге Әлмәттән ВКС режимында республиканың муниципаль районнары башкарма комитетлары белән ай саен оештырылучы киңәшмә дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International