Татарстанда НСПД кысаларында реестр тутыру буенча чаралар үткәрелә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2022 елда Татарстан Милли пространство белешмәләре системасын булдыру буенча федераль дәүләт программасын булдыруда катнашучы пилот регионнарның берсе булып игълан ителде.

НСПД булдыру кысаларында Татарстанда кирәкле белешмәләр белән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру буенча чаралар үткәрелде. Хәзер реестрда муниципаль берәмлекләрнең, яр буйлары, су басу зоналары чикләре – 100%, аеруча сакланылучы табигый территорияләр турында белешмәләре 96%, урманчылыклар – 80%, торак пунктлары чикләре – 61%, Татарстанга чиктәш төбәкләр (Оренбург өлкәсе, Башкортостан һәм Марий Эл республикалары) белән чикләр турында белешмәләр 37% кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International