Максатлары һәм бурычлары

«Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды» Дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 декабрендәге 1133 номерлы «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» турында карары нигезендә төзелде.

2018 елның 24 декабрендә оешманың уставы теркәлде.

Пространство белешмәләре фондына субъектның дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә җыелган материаллар һәм пространство белешмәләре кертелә.

Фонд эшчәнлеге 3 юнәлештән тора:

  • пространство белешмәләре фондын булдыру һәм алып бару;
  • региональ электрон картографик база төзү;
  • Татарстан Республикасы географик объектлары каталогын татар телендә булдыру һәм алып бару.

Фондның максатлары:

  • Татарстан Республикасында пространство белешмәләрен туплау һәм ирештерүнең гомуми структурасын булдыру;
  • Татарстан Республикасында пространство белешмәләрен алу процессын җиңеләйтү;
  • Татарстан Республикасында хаталы һәм каршылыклы пространство белешмәләрен куллануга юл куймау;
  • Татарстан Республикасы географик объектларын татар телендә дөрес атау.

Фондның төп бурычлары:

  • геодезик һәм картографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә җыелган материалларны туплау;
  • пространство белешмәләрен үз вакытында яңарту;
  • физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына пространство белешмәләрен ирештерү буенча хезмәт күрсәтү;
  • гомуми электрон картографик базаны алып бару;
  • пространство белешмәләре порталын булдыру;
  • Татарстан Республикасы географик объектлары каталогын татар телендә булдыру.

Соңгы яңарту: 2023 елның 27 ноябре, 07:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International