Малинин
Дмитрий Александрович
Директор урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420034, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216
Телефон:
+7 (843) 222 87 87
E-Mail:
Dmitriy.Malinin@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1978 елның 24 августында Марий АССР Звенигово шәһәрендә туган

 

Белеме:

2001 елда "Территорияләрдә табигать саклауны тәэмин итү” белгечлеге буенча Марий дәүләт техник университетын тәмамлаган

2022 елда " ЦФС PHOТOMOD Core.StereoDraw + стереотопографик төшерү нигезләре” һәм “Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм фотограмметрик камилләштерү” квалификация үстерү программаларын узган

 

Хезмәт эшчәнлеге

2005 – 2006 – “Стоп-Сервис” ҖЧҖ куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре;

2006 елда Татарстан Республикасы буенча “Җир кадастр палатасы” ФДУ ТР буенча күчемсез милек объектлары кадастрын алып баруны тәэмин итү бүлегенә 2 категорияле инженер булып килә;

2006-2008 ел – мәгълүмат камилләштерү контроле бүлегендә 2 категорияле инженер, әйдәүче инженер;

2008-2011 ел – мәгълүмати-аналитик бүлекнең инженер-технологы, эшчәнлекне координацияләү һәм анализлау бүлегенең инженер-технологы;

2011-2017 ел – пространство белешмәләре инфраструктурасы һәм мәгълүмати хезмәттәшлек тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары;

2017-2023 ел – ТР буенча “Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Федераль кадастр палатасы” ФДБУ филиалының пространство белешмәләре инфраструктурасы бүлеге җитәкчесе;

2023 елның декабреннән – Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры урынбасары.

 

Бүләкләре:

ТР буенча Росреестр Идарәсе Мактау грамотасы, 2012 ел

Росреестр җитәкчесе Рәхмәт хаты, 2017 ел

“Росреестр ФКП” ФДБУ директоры Рәхмәт хаты, 2017 ел

Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Мактау грамотасы, 2020 ел

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, 2021 ел

Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтеннән Мактау грамотасы, 2022 ел

ТР Рәисеннән Рәхмәт хаты, 2023 ел

ТР буенча “Роскадастр” ГХК филиалы директорыннан Мактау грамотасы, 2023 ел.

 

Өйләнгән, өч баласы бар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International