Бахматов
Сергей Юрьевич
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420034, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216
Телефон:
+7 (843) 222 87 87
E-Mail:
SY.Bahmatov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1991 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасында Питрәчтә туган 

 

Белеме:

2015 елда "Җир төзелеше” белгечлеге буенча “Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган

2022 елда "Кадастр хисабы һәм хокукларны дәүләт теркәве актуаль сораулары” программасы буенча укулар узган

 

Хезмәт эшчәнлеге

2015-2017 елда - Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсенең Питрәч бүлегендә 1 разрядлы белгеч;

2017 ел – Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча Муниципальара бүлеккә күчерелгән;

2017-2019 ел – Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча Муниципальара бүлекнең баш белгеч-эксперты;

2019-2020 ел – Лаеш бүлеге җитәкчесе урынбасары;

2020-2023 ел – Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе;

2023 еда  – ТР буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсенең  дәүләт җирләрен тикшерү, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе булып эшли;

2023 елның ноябреннән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директорының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде.

 

Сыйныф дәрәҗәләре:

2016 ел – 3 сыйныф дәүләт граждан хезмәте сәркатибе

2018 ел – 3 сыйныф дәүләт граждан хезмәте референты

2021 ел – 3  сыйныф дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе

 

2019 елдан дәүләт кадастр хисабы һәм дәүләт хокукларын теркәү эшләрен башкару буенча дәүләт вәкаләтләренә ия.

 

Бүләкләре:

Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсе җитәкчесеннән Рәхмәт хаты, 2019 ел;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, 2021 ел.

 

Өйләнгән, кызы бар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International