"Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге" ФДБУ һәм «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

«Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ белән географик атамаларның дәүләт каталогында теркәлгән мәгълүматлар һәм материаллар белән алышу турында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Татарстан Фонды географик атамаларның дәүләт каталогыннан алынган белешмәләр Татарстан Республикасы географик объектларының татар телендә атамалары каталогын булдыру максатыннан файдаланылачак.

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ атамаларының үзгәрүе турында каталогтан даими рәвештә мәгълүмат алачак һәм, үз чиратында, Татарстан Республикасы территориясендә ачыкланган географик объектларның атамалары турында хәбәр итәчәк. Мәгълүмат алмашу электрон култамга чаралары тарафыннан имзаланган XML ярдәмендә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International