ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика районнарында шәһәр төзелеше документларын эшләү барышы каралды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан оештырылган республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча ВКС-киңәшмәдә катнашты.

Аралашуда шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Пространство планлаштыру институты, республиканың проектлы оешмалары һәм Спас, Саба, Балык Бистәсе, Питрәч, Тәтеш, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Мөслим, Чистай, Тукай, Чирмешән, Норлат һәм Ютазы районнары катнашты.

Катнашучылар территориаль планлаштыру документларын эшләп чыгаруга кагылышлы төп сорауларныкарап, Бердәм күчемсез милек реестрына торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне вакытында кертү өчен җитешсезлекләрне төзәтү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International