Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге эшлекле визит белән Иннополис Университетында булып кайтты

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды  җитәкчелеге эшлекле визит белән Иннополис Университетының Геомәгълүмати системалар Үзәгендә булып кайтты.

Очрашу кысаларында үткәрелгән киңәшмәдә катнашучыларга ГеоХаб платформасы тәкъдим ителде. Ул интерактив карталар булдыру һәм проектларны берьюлы төзәтү мөмкинлегеннән тыш, төрле форматларда белешмәләрне җыеп тапшыру һәм аларны конвертацияләү сыйфатларына ия.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар алга таба республиканың пространство белешмәләре бердәм порталын булдыру кысаларында хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International