Лунегов Дмитрий
Алексеевич
Директор
Туган көне:
1993 елның 3 декабре
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420034, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216
Телефон:
+7 (843) 222 87 87
E-Mail:
fpd.rt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1993 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск бистәсендә туган 

 

Белеме:

2013 елда Лаеш техник-икътисади техникумын "Хокук һәм социаль тәэмин итү" тәмамлаган

2017 елда "Юриспруденция” белгечлеге буенча “Россия дәүләт гадел хөкем университетын тәмамлаган

2018 елда "Кадастр хисабы һәм хокукларны дәүләт теркәве актуаль сораулары” программасы буенча укулар узган

 

Хезмәт эшчәнлеге

2013 – 2014 – РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт;

2014 елда Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсенә дәүләт граждан хезмәтенә документларны кабул итү-тапшыру бүлегенә 1 разрядлы белгеч вазифасына алынган;

2015 ел – гаммәви-хокукый берәмлекләр хокукларын теркәү бүлегенә күчерелгән;

2015 ел – Көньяк бүлекнең 1 разрядлы белгече;

2018 ел – Көньяк бүлек җитәкчесе урынбасары;

2019 ел – Алексеевск һәм Чистай районнары буенча Муниципальара бүлеге җитәкчесе;

2020 ел – Чистай бүлеге җитәкчесе;

2023 елның ноябреннән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры.

 

Сыйныф дәрәҗәләре:

2016 ел – 3 сыйныф дәүләт граждан хезмәте сәркатибе

2018 ел – 3 сыйныф дәүләт граждан хезмәте референты

2022 ел – 3  сыйныф дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе

 

Бүләкләре:

Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Идарәсе җитәкчесеннән Рәхмәт хаты, 2021 ел;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, 2022 ел;

Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтеннән Мактау грамотасы, 2022 ел.

 

Өйләнгән, улы бар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International