ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика чиген билгеләү буенча эш группасы утырышы узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең барлык субъектлары өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе булып субъектлар арасында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлау тора. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә республика чиген билгеләү буенча эш группасы утырышы узды.

Татарстан Республикасы чиген кадастр исәбенә кую функцияләре «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУнә йөкләнде. Әлеге эшләрне башкарганда бик күп аермалар ачыклана. Андый участоклар эшче төркем каравына чыгарыла.

Фонд барлык картографик материалларны туплады. Хәзерге вакытта чиктәш субъектлар белән мәгълүматлар алмашу һәм чикне килештерү буенча эшләр алып барыла. Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча бөтен эшне 2020 елда тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International