Татарстан һәм Башкортстан гомуми чикне билгеләгәндә хезмәттәшлек турында килештеләр

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов уздырды.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, 2020 ел ахырына кадәр субъектлар чикләрен кадастр исәбенә куярга тиеш. Татарстан Республикасы чиге проекты чиктәш Чуваш Республикасы, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Марий-Эл Республикасы һәм Удмурт Республикасы белән килешүне уза. Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы коллегалары белән хезмәттәшлек турында килешү бар.

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрне башкара. Чикнең проектын әзерләү өчен Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы хезмәттәшләреннән башлангыч картографик мәгълүматлар соралды.

Киңәшмә барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, субъектларда бәхәсле мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International