Эшче төркемдә Татарстан һәм Удмуртия арасындагы бәхәсле участоклар турында фикер алыштылар

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын ВКС режимында үткәрде.

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУнең җир төзелеше проектлау бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан чиге узу проектын эшләгәндә барлыкка килгән берничә бәхәсле мәсьәләне эшче төркем хозурына тәкъдим итте. Катнашучылар республика һәм Удмуртия арасындагы чик участоклары турында фикер алыштылар. Сораулар чикнең торак төзелеше, сәнәгать объектларын, кадастр участогын бүлүгә кагылышлы иде. Аларның кайберләре утырыш барышында ук хәл ителде, ә кайберләре – эшче төркем әгъзалары тарафыннан эшкә алынды.

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркем утырышы атна саен уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International