Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелергә тиешле территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр расланган җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре документларына туры килергә тиеш

2020 елның 19 июне, җомга

Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урын басары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә сүз сөйләштеләр.

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ ТР муниципаль берәмлекләреннең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, генераль планнары инструкцияләрен булдыру бердәм стандартларын эшләү һәм мондый документларны эшләү һәм килештерү процедурасының бердәмлегенә китерү буенча эш алып бара. Киңәшмә барышында Фонд, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Росреестрның ФКП» ФДБУ вәкилләре бердәм дәүләт реестрына кертү алдыннан территориаль зоналарга карата куелган таләпләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International