Фондта пространство мәгълүматын системалаштыру һәм кертү буенча эш тәмамланды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Пространство мәгълүматлары фондына 200 дән артык эш кертелде, алар үз чиратында төрле масштабтагы карталардан, топографик планнардан, ортофотопланнардан, вектор схемалардан тора. Мәгълүматлар ике төрдә саклана: аналог (кәгазь) һәм цифрлы. Бары тик цифрлы мәгълүматларның гомуми күләме – 16,5 ТБ.

Бүгенге көндә фондны 2020 ел өчен мәгълүмат белән тулыландыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елның 7 ноябрендәге 603 номерлы боерыгының 2 нче кушымтасының 5 нче пункты нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары яисә аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан, Фондка кертү өчен, башкаручыда дәүләт контракты буенча эш нәтиҗәләрен кабул иткән көннән алып, 14 календарь көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Алынган материаллар учреждение эшендә кулланыла. Ортофотопланнар нигезендә Татарстан Республикасы һәм республиканың муниципаль районнары чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барыла, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы мәгълүматны һәм ортофоопланнарны кулланып, җирләрне бәяләү өчен авыл җирлекләренең генераль планнары эшләнә, кадастр бүленеше турындагы мәгълүмат нигезендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International