Районнар шәһәр төзелеше документларының торышы турында хисап бирделәр

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУнең территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалцев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән киңәшмә барышында җирлекләрнең генпланнары проектларын эшләү буенча методик рекомендацияләр турында сөйләде. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Фонд республиканың шәһәр төзелеше документларын эшләү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр әзерләде. Әлеге документ җирлекләрнең Генплан проектлары составына һәм эчтәлегенә карата таләпләр турында тәфсилләп аңлата.

Киңәшмә барышында шулай ук Тукай, Спас, Түбән Кама, Әгерҗе, Чүпрәле районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларының торышы турында хисап тотты. Таһир Хөснетдинов генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү буенча эшләрне тапшыру срокларын бозуга игътибар итте. Районнарга эшләүчеләр тарафыннан килешү срокларын үтәмәү сәбәпләрен ачыкларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International