Татарстан белән Оренбург өлкәсе һәм Чуваш Республикасы чикләре проектын эшче төркем утырышында карадылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Төп доклад белән ДБУ «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе һәм Чуваш Республикасы арасындагы төп бәхәсле участоклар буенча карар вариантларын раслауга тәкъдим итте. Сораулар элек исәпкә алынмаган участокларга, кадастр кишәрлекләре киселешенә һәм елгалар үзәне үзгәрүгә бәйле чикләрне үзгәртүгә кагылышлы иде. Шулай ук катнашучылар республика чиген узу турында килешү формасын да тикшерделәр.

Алга таба «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, эшче төркем әгъзаларының искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, документлар пакетын әзерләячәк һәм килештерүгә җибәрәчәк.

Белешмә өчен: «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ 2019 елның IV кварталыннан Татарстан чикләрен билгеләү буенча эш алып бара. Аеруча Оренбург өлкәсе һәм Чуваш Республикасы белән эшләнгән участоклар. Бүгенге көндә 570 бәхәсле участокның 300 дән артыгы хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International