Татарстан Республикасы чигендәге бәхәсле участокларның 85%ы хәл ителгән

2021 елның 5 марты, җомга

Республика чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе, шулай ук Марий Эл Республикасы һәм Башкортостан Республикасы уртак чикләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.

Бүгенге көндә Татарстан һәм Самара өлкәсенең уртак чигендә урнашкан 5 гә якын бәхәсле участок бар. Бу хакта «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин сөйләде. Аның сүзләренчә, нигездә, урман зоналары һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр салынган участоклар. Шулай ук Татарстан чигендә Башкортостан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы белән урман кишәрлекләре буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Утырыш барышында катнашучылар әлеге мәсьәләләрне хәл итү вариантларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International