Торак пунктлар чикләрен ЕГРНга кертү эшләре барышы турында ТР Президентына хәбәр иттеләр

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

ТР Хөкүмәт йортында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар чикләрен ЕГРНга кертү эшләре барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Министр бүгенге көндә ЕГРНга күпме торак пунктлар чиге кертелүе, генераль планнарны төзү барышы турында сөйләде.

Шулай ук министр шәһәр төзелеше документларын эшләү өчен проект ясаучылар һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән эш төркеме киңәшмәләре оештырылуы турында белдерде. Биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре белән бергә, ТР Президенты Аппараты, Төзелеш министрлышы, "Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе һәм "ТР Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International