Фонд җитәкчеләре ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча лекция тыңлады

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләр фондында укыту семинарлары циклы дәвам итә. Бу юлы Фонд җитәкчеләре өчен “Ришвәтчелеккә каршу тору” темасына лекция укылды. Бүгенге очрашуның оештыручысы һәм лекторы булып ТР ПБФ персонал белән идарә итү җитәкчесе Татьяна Никитина чыгыш ясады.

Ул “Мәнфәгатьләр каршылыгы”, “Җаваплылык”, “Хезмәткәр һәм эш бирүче бурычлары” кебек төп терминнарга билгеләмәләр биреп, коррупцион күренешләрне профилактикалау буенча чараларны аңлатты. Шулай ук презентациядә әлеге тема буенча барлык норматив-хокукый база һәм фондның җирле хокукый актлар исемлеге күрсәтелде.

Төгәлрәк мәгълүмат әлеге презентациядә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International