"Урманны сакла" акциясе

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне "ТР Пространство белешмәләре фонды" хезмәткәрләре "Урманны сакла" табигый акциясендә катнашты.

Быел Татарстанда 2 миллионнан артык агач утыртылды, бу - нарат, Европа чыршысы, себер карагачы, юкә һәм миләш үсентеләре.

Республикакүләм табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты - урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International