Шәһәр төзелеше сәясәте сораулары каралды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген узган торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет утырышында депутатлар республика һәм федераль закон проектларын һәм бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен булдыру сорауларын карап чыктылар.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге проблемалар һәм бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен булдыру перспективалары турынданы мәгълүмат белән "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов һәм ТР Пространстволы планлаштыру институты директоры Олег Григорьев чыгыә ясадылар.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 1920 торак пункт чикләре кертелде, шуларның 806 узган ел куелды. Әлеге эшне тулысынча 2024 елга кадәр тәмамларга кирәк, чөнки хәзерге вакытта Россиядә Милли пространство белешмәләре системасы булдырыла, ә Татарстан Республикасы бу юнәлештә пилот регионнарның берсе булып тора.

Комитет рәиае Александр Тыгин шәһәр төзелеше эшчәнлеген оештыру һәм камилләштерү буенча республиканың хакимият башкарма органнары һәм профильле ведомстволары эшенә югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International