Татарстанда төрле масштабтагы картографик материалларны яңарту планлаштырыла

2024 елның 12 апреле, җомга

Кичә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды. 

Биредә доклад белән Иннополис Университетының Геомәгълүмати үзәге директоры Диана Низамова чыгыш ясады. Ул ТР Ситцентры эшен тәэмин итү өчен тәкъдимнәрен барлады. Мәсәлән, республика территориясенә картография нигезен һәм топографик планнарын яңарту, аэрофотосъемка үткәрү һәм төрле масштабтагы цифрлы ортофотопланнарны тапшыру.

Татарстандагы картография материалларын яңарту эшләре ТР Пространство белешмәләре фондына йөкләнгәнне исәпкә алып, шул ук вакытта әлеге эшләргә киткән вакытны кыскарту максатында, утырыш рәисе урынбасары Рифкат Миңнеханов Геомәгълүмати системалар үзәгенә әзер ортофотпланнарны һәм картографик материалларны Фондка кертү өчен тапшырырыга тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International