Татарстан Республикасының җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре җыелма планы

БУРЫЧЛАР

Татарстанның җир асты һәм җир өсте территориясе төрле коммуникацияләр белән тулы. Бүгенге көндә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында исәпкә алуны һәм тикшереп торуны таләп итүче инженер инфраструктурасының күпсанлы җир асты һәм җир өсте объектлары теркәлгән.

Инженер инфраструктурасы объектлары урнашу турындагы актуаль һәм дөрес мәгълүмат белән башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарын, юридик һәм физик затларны тәэмин итү әһәмиятле булып тора.

 

ЧИШҮ ЮЛЫ

2022 елда Фондта җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару бүлеге барлыкка килә. Бүлекнең төп бурычы - Татарстанның Җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре җыелма планын формалаштыру һәм алып бару. 

ГАМӘЛГӘ АШЫРУ

Җыелма планны формалаштыру баскычлап уза: архив документларын цифрлаштырудан алып инженер-геодезия эзләнүләре материаллы планына кертүгә кадәр. 

Әлеге эшнең тагын бер мөһим өлеше - җыелма планны актуаль халәттә тоту. Татарстанда даими рәвештә яңа коммуникацияләр сузыла, булганнары яңартыла яисә кулланудан алына, шуңа күрә проектларның планга туры килү-килмәвен һәрвакыт тикшереп торырга кирәк. Булган челтәрләрне бозмау да мөһим.

Татарстан Республикасының җыелма планында эшләп килүче һәм проектланган коммуникацияләр турында барлык мәгълүмат күрсәтелү планлаштырыла.

Әлеге мәгълүмати ресуср шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, регионның инвестицион климатын яхшыртачак, төзүче оешмаларга проект документларын әзерләүне тизләтеп, инженер эзләнүләре вакытын кыскартып, шәһәр челтәренә яңа объектларны тоташтыруны җиңеләйтәчәк.

Соңгы яңарту: 2023 елның 30 мае, 11:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International