ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре министрлык коллегиясе утырышында катнашты

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында "ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сферасында цифрлы үзгәртү чараларын үтәү нәтиҗәләре һәм бурычлары" дип исемләнгән беренче коллегия үтте. Биредә ТР цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкат Миңнеханов, Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Штейников һәм "Росреестр Федераль кадастр палатасы" ФДБУ директоры киңәшчесе Дмитрий Ферапонтов катнашты.

Коллегияне министрлык эшчәнлегендә цифрлы үсеш һәм автоматизация буенча эш нәтиҗәләре һәм бурычлар турындагы доклад белән министр Фәнил Әһлиуллин ачып җибәрде.

“ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесеннән ике доклад тәкъдим ителде. ТР ПБФ директоры урынбасары Руслан Комаров Татарстанда югары төгәллекле позицияләштерү системасы (СВТП) үсеше турында сөйләде. Әлеге система картографик һәм геодезик тәэмин итүче пространство белешмәләрен җыю өчен әһәмиятле икәнен дә ассызыклады. Икенче докладны территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев тәкъдим итте. Ул Татарстанда күчемсез милек объктларын булдыру форрматында территориаль планлаштыру документларын тикшерү һәм килештерү эшләрен цифрлаштыру кирәклеген аңлатты.

Коллегияне тәмамлап, ТР цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкат Миңнеханов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International