СТПга үзгәртүләр кертү эшләре турында

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

Бүген СТПга үзгәртүләр кертү буенча Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән килешү төзегән муниципаль районнар белән чираттагы киңәшмә үтте. Биредә Әгерҗе, Яңа Чишмә, Арча, Алексеевск, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Буа, Менделеевск, Сарман, Мөслим, Ютазы, Лаеш, Мамадыш һәм Тукай районнары катнашты. Әлеге исемлек буенча барлыгы 46 торак пункт керүче 136 авыл җирлеге исәпләнә, шуларның 182-се ФГИС ТП сайтына урнаштырылган.  

ФГИС ТП сайтына проектларны урнаштыруга комачау итүче төп проблемалар сайтка керү өчен ачкычларны яңартмаудан һәм район тарафыннан чикләрне озак килештерүдән гыйбарәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International