"Яңа цифрлы чынбарлык: "ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциясе

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген "ТР ПБФ" ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров Пермь шәһәрендә узучы "Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциядә катнаша. Оештыручылар - Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Пермь өлкәсе Хөкүмәте. Чара 2 көн дәвам итәчәк.

Пленар утырышта цифрлы пространство белешмәләрен куллану проблемалары һәм перспективалары телгә алыначак. Чара кысаларында 4 тематик сессия үткәрү планлаштырыла: "ЕГРН тулыландыру", Ясалма интеллект", "Кадастр бәяләве", "Пространство белешмәләре фабрикасы".

Әлеге конференция ЕГРНны кирәкле мәгълүмат  белән тулыландыру һәм пространство белешмәләрен куллану буенча регионнар арасында тәҗрибә белән уртаклашу мәйданы булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International