Шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары ТР муниципаль районнары белән каралды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының чираттагы уртак киңәшмәсе узды. Биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

Генпланнар эшләү өчен кирәкле беренчел белешмәләрне туплау буенча анкеталар җыю эшләрен Норлат районы тәмамлады, Әгерҗе һәм Алабуга районнарынан әлеге эшне тизләтү соралды. Презентациядә шулай ук җәмәгать тыңлауларын вакытында үткәрү, торак пункт, урман поселоклары чикләрен билгеләү сораулары да күтәрелде.

Татарстан белән чиктәш төбәкләр белән чик узу урынынын билгеләү эшләре тәмамланып килү сәбәпле, республиканың 200 чиктәге торак пунтк чиген төзәтү эшләре планлаштырыла. Әлеге вазифа Фондка йөкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International