ЕЭКО проектын гамәлгә ашыру эш төркеме киңәшмәсендә каралды

2024 елның 29 марты, җомга

Кичә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды. Ситуацион үзәнең эшен тәэмин итү өчен Электрон картография нигезезен (ЕЭКО) һәм Фонд материалларын куллану турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов чыгыш ясады.

Ул ЕЭКО проектын гамәлгә ашыру эшләре һәм булачак яңартулар турында сөйләде. Шул рәвешле, 2022 елның 5 апреленнән Росреестр Боерыгы белән ЕЭКО белешмәләре исемлеге расланды. Анда төрле масштабтагы цифрлы ортофотопланнар, ачык кулланылышта булган цифрлы топографик карталар һәм планнар, шулай ук 1:2 500 000 масштаблы гомумгеографик карталар кертелде.

5 ел дәвамында Фонд тарафыннан А3, А4 һәм А5 форматында картография материаллары эшләнелде, 1:200 000 и 1:50 000 масштаблы ачык кулланылышта булган цифрлы топографик карталар яңартылды.

- Бүгенге көндә фондта Татарстан территориясенең төрле масштабтагы ортофотопланнры, цифрлы топографик карталары һәм планлары сакланыла. Әмма, шуны ассызыклап үтәргә кирәк, РФ Хөкүмәтенең "Дәүләт топографик карталарын һәм планнарын яңарту ешлыгына таләпләр булдыру турындагы" карары буенча, кайбер материаллар яңартылырга тиеш. Төп сәбәбе - объектлар һәм җир элементлары үзгәрешләре булу, - дип сөйләде Дмитрий Алексеевич.

Шуны да әйтергә кирәк, 2024 елның 1 апреленнән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, аларга караган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә, оешмаларына ЕЭКО белешмәләре килешү нигезендә тапшырыла. Әлеге килешүнең шартлары һәм төзү шартлары федераль пространство белешмәләре порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International